Фитнес

Written by Super User on . Posted in Услуги татар

Группалап шөгыльләнү, дөрес туклану өчен тәкъдимнәр!

Ксения КочергинаХәзерге вакытта уңышлы кешене тасфирлаучы төрле сыйфатлар бар: төз буй-сын, саллы караш,үз күренешең турында комплеслар булмавы.

Сезгә буй-сыныгызны формада тоту өчен иң популяр шөгыльне тәкъдим итәбез! Үз эшләрен белүче һәм яратучы югары квалификацияле тренерлар сезнең өчен оптималь күнегүләр төрен сайларга булыша. Мавыктыргыч күнегүләр ярдәмендә сез ябыгып буй-сыныгызны гына формада тотмыйсыз, тагын кәефегезне дә күтәрә алырсыз. Күнегүләр ясалып беткәннән соң уңайлы саунага керә аласыз!

Сезнең игътибарыгызга аэробиль һәм көч куллану күнегүлэрен тәкъдим итәбез:

Body Sculpt көч куллану күнегүлэре үз эченә барлык мускулларны активлаштыра. Әлеге юнәлеш ябыгу,сынны турылау, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту, целлюлит белән көрәшү өчен күрсәтелгән. Күнегүлер вакытында төрле төр җиһазлар кулланыла: гантельләр, step платформа,ковриклар. Дәвамлылыгы: 55 минут.

Step Степ-платформада үткәрелә торган координация юнәлешендәге аэроблы класс. Степ-аэробиканың төп адымнарын өйрәнү. Күнегүләр чәлтер, бот һәм арт-сан өчен файдалы. Дәвамлылыгы: 55 минут.

Step+Sculpt Дәрес барышында төрле интервал белән көч куллану һәм аэробик күнегүләр чиратлаша. Степ-платформа кулланыла. Дәвамлылыгы: 55 минут.

Strong Legs Тәннең аскы өлешенә игътибарланган күнегүләр (арт-сан, аяклар). Дәвамлылыгы: 55 минут.

Upper Body Тәннең өске өлешенә игътибарланган күнегүләр(кул, сырт, арка, пресс). Дәвамлылыгы: 55 минут.

Инструктор

Кочергина Ксения, тел.: 8-960-040-44-53

Абонемент бәясе

Бер кабат килү – 250 сум

Ике атна дәвамында 4 кабат килү – 800 сум
Бер ай дәвамында 8 кабат килү – 1400 сум
Лимитсыз абонемент бер айга - 1800 сум

*Абонемент бәясенә саунага керү дә күрсәтелгән.

Эш вакыты:

Понедельник - 18.00-19.00;
Среда - 18.00-19.00;
Пятница - 18.00-19.00.

Дәресләргә бару кагыйдәләре

  • дәрескә 10 минуттан артык соңга калу сәламәтлегегезгә зыян китерергә мөмкин;
  • урамда киелә торган аяк киеме белән дәрескә керү тыела; -майлык чәйнәү тыела;
  • каты исле хушбуй кулланмавыгыз сорала;
  • күнегүләр ясалып беткәннән соң, барлык җиһазлар үз урыннарына куелырга тиеш.

Инструктор
Кочергина Ксения, тел.: 8-960-040-44-53

logo

420061, г.Казань, ул. Н.Ершова, 7

Тел.:(843) 236-31-63

По вопросам аренды тел.:8-919-680-95-95

Муниципальное автономное учреждение "Спортивно-оздоровительный комплекс "Трудовые резервы"