Стадион турында

“Трудовые резервы” стадионының нигезе 1962-нче елда салына. Заманча кыяфәтен стадион 2007-нче елдагы реконструкөиядән соң ала.
Стадионда күп төрле прокатлар эшли, мәсъәлән: кыш көне – чаңгы, тимераяклар, җәй көне – велосипед, роликлар. Стадион янында Горький исемендәге парк урнашкан, анда кыш көне чаңгыда шуып була, җәй көне – велосипедта, роликта. Шуның өстенә тагын заллар һәм футбол кырларын арендалау мөмкинлеге бар. Тренажер залы ел дәвамында эшли.

Стадион территориясендә “Грация "махсуслаштырылган олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Казан шәһәре Вахитов районының" Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" урнашкан.

Төп бина итеп трибуналар һәм трибуна астында урнашкан биналар санала. Гомуми мәйданы – 7560 м.кв.

Бинада 6 спорт залы урнашкан:

  • - нәфис гимнастика залы 30 х 16 м;
  • - хореография залы 30 х 10 м;
  • - бәләкәй хореография залы 18 х 6,5 м;
  • - көрәшчеләр залы 24 х 10 м;
  • - уен залы 24 х 16 м;
  • - тренажер залы 27 х 14,5 м;
  • - 5000 тамашачылар өчен трибуналар.

Стадион территориясендә Зур ясалма чирәмле футбол кыры урнашкан (103х71 м). Ул боз капламы барлыкка килсен өчен суыту системасы белән җиһазландырылган(100х65 м). Боз кышкы спорт ярышларын уздыру өчен бик мөхим. Зур футбол кыры янында урнашкан компрессор станциясе ярдәмендә суык булдырыла. Моннан кала стадион территориясендә бәләкәй ясалма чирәмле футбол кыры (56х24 м), ачык хоккей коробкасы һәм ачык теннис корты бар. Бәләкәй футбол кыры Горький исемендәге парк территориясендә дә бар.

Административ бинаның гомуми мәйданы – 1770 м. Кв.,анда урнашкан:

  • - Спорт залы – 36х18м;
  • - Бокс залы 20х14 м.
  • Безнең телефон: (843)236-31-63 (өстәмә 130)
    Футбол кырлары яки уен заллары арендалау өчен
    телефон: 8-919-680-95-95

Безнең партнерлар:

  1. - “Бим-радио”;
  2. - “Первый городской” телеканалы;
  3. - “Гранд Синема” кинотеатрлар челтәре.
logo

420061, г.Казань, ул. Н.Ершова, 7

Тел.:(843) 236-31-63

По вопросам аренды тел.:8-919-680-95-95

Муниципальное автономное учреждение "Спортивно-оздоровительный комплекс "Трудовые резервы"